Пенза өлкә китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән X Халыкара акциясен үткәрә.

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

13 октябрь көнне әлеге акциягә Урта Мишә авылы китапханәсе дә кушылды. Китап укучылар өчен “Лермонтовның даһилыгы мәңгелек” дип исемләнгән әдәби укулар үткәрелде, китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада катнаштылар, аның «Парус», «Туча», «Кавказ», «Родина», «Осень» һ.б. шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International