Ел саен ил күләмендә «Урманны саклыйк», «Агач утырт» кебек экологик һәм табигатьне саклау акцияләре уза. Бу чараларда традицион нигездә олылар һәм балалар актив катнаша. Агымдагы елда традицион рәвештә акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре мәдәни-ял учреждениеләре территорияләрендә агачлар һәм куаклар утырттылар. Шулай ук клуб оешмаларында катнашучылар да актив ярдәм күрсәтте. Туган авылны, мәдәният йорты территориясын яшелләндерү буенча уртак эш яхшы кәеф белән үрелеп барды.
2022 нче елның 28 нче сентябреннән 29 нчы октябренә кадәр Олы Мишә урта мәктәбенең 4-11 нче сыйныф укучылары Сириус белем бирү үзәгенең Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабында катнашалар. Укучылар физика, химия, биология, астрономия, математика буенча белемнәрен күрсәттеләр. Олимпиада биремнәрен тикшерү нәтиҗәләре белән uts. sirius. online системасында танышырга мөмкин.
12 нче октябрь көнне,Баландыш төп мәктәбендә чираттагы “Цифр дәресе” үтте. Дәрес укучыларда цифр компетенциясен киңәйтүне максат итеп куйды. Ахырдан укучыларга катнашучы сертификатлары бирелде.
Алар "Тылсымлы сүзләр" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән авыл чишмәләре территорияләрен чистартты. Акция яшь буынның экологик аң дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелде. Мондый чаралар табигатькә бердәм караш, әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш формалаштыра. Шулай ук табигать дөньясына: суга, чишмәләргә, җиргә һәм һавага, үсемлекләргә һәм гөмбәләргә, бөҗәкләргә, балыкларга, кошларга һәм җәнлекләргә дә сакчыл карарга өйрәтәләр.
Мәгариф бүлегенең методик эш планы нигезендә 2022 елның 12 октябрендә МБГБУ-Иске Җөри урта мәктәбендә районның рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Әдәбият дәресләрендә коммуникатив-сөйләм күнекмәләрен камилләштерү» темасына семинар үткәрелде. Семинар эшендә районның 20 педагогы катнашты. Әлеге семинар кысаларында әдәбият буенча ачык дәресләр үткәрелде: Габдрахманова Миләүшә Мидхәт кызы 10 нчы сыйныфта «А. Гончаровның «Обломов» романында мәхәббәт” темасына дәрес үткәрде; Вахитова Әлфия Сатлык кызы 5 нче сыйныфта “А. С. Пушкин әкиятләрендә сюжет һәм әкият геройлары” темасына дәрес күрсәтте. Семинар М.И. Цветаеваның тууына 130 ел тулуга багышланган «Шигырьләр -ул минем тормышым» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара белән тәмамланды.
8 октябрьдә Шармыш авыл китапханәсендә «Каждый стих мою душу лечит: мир природы в русской поэзии» күргәзмәсе янында әңгәмә булып узды. Балачактан без балаларны табигать турында кайгыртырга, туган ягыбызны яратырга өйрәтәбез. Күргәзмә янында узган әңгәмә табигатьне тасвирлаучы язучыларга багышланган иде. «Почемучки» клубы балалары матур әкияти табигать дөньясына чумдылар. Алар рус табигатенең барлык матурлыгын һәм байлыгын чагылдырган А. Фет, Ф. Тючев, С. Есенин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар.
Шундый игелелекле эшләрнең берсе – тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар, һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту. Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе димиләр. Шуңа күрә дә, 3нче октябрь көнне, Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин җитәкчелегендә агач утырту өмәсендә катнаштылар. Озак та үтмәс, бергәләшеп утырткан үсентеләр матур булып үсеп китәр һәм тирә-ягыбызны тагын да ямьләндерер дип ышанып калабыз.
8 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Китапханә һәм яшьләр: Киләчәккә китап белән» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Очрашуга беренче курс студентлары һәм 10 - 11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Егетләребезнең нәрсә укыганын, тормышларында китапның нинди урын алып торуын, китапханә һәм укуга мөнәсәбәтләрен белү өчен китапханәче «Яшьләр һәм китапханә» дигән сорау-җавап уены үткәрде һәм укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Чарада укучыларга «Идел», Ялкын» журналларына күзәтү үткәрелде. Басмаларның төп темалары һәм рубрикалары яктыртылды, күзәтү яшь укучыларда зур кызыксыну уятты.
Аның челтерәп аккан чишмәләре, киң болыннары, иген кырлары, саф һавасы, шифалы яңгырлары күңелгә рәхәтлек бирә. Һәркемнең үзенең туган ягында, табигать кочагында үзе яраткан урыны, үзенә ошаган изге почмагы була. Туган якның һавасы да шифалырак, сулары да татлырак.Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, аның кадерле җир һәм бердәнбер булуын белү, аның белән горурлану, туган илгә карата патриотик хис тәрбияләү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 8 октябрь көнне “Туган илем, туган җирем”дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнаштылар. Алар белән туган ил,туган җир, илдәге вәзгыятьләр турында әңгәмә алып барылды.
Шул уңайдан китапханәче клуб мөдире белән берлектә укучыларга актурның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация күрсәтте. Чара барышында китапханәче Празат Исәнбәтнең нинди спектакльләрдә, рольләрдә уйнавы белән таныштырды.