ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бәләкәйдән балаларга шигырьләр ятлату, үзлегеннән китап укый башлагач, әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим. Шуларны истә тотып, 7 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәчесе “Әллүки“ балалар бакчасында  Ленар Шәйхның 40 яшьлек юбилее уңаеннан “Без шигырь укыйбыз” дип исемләнгән  шигырь  уку кичәсе үткәрде. Балалар Ленарның шигырьләрен бик яратып тыңладылар.

Балаларга кунакка кәрҗин тулы уңышларын төяп, көз кызы  үзе килде. Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, витаминлы җиләк-җимешләр турында сөйләде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр сөйләделәр,  мәкальләр, әйтемнәрне  искә төшерделәр, табышмакләрга җавап бирделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар.  Ахырдан һәркайсы дәрестән тыш уку өчен, өйләренә китаплар яздырып алдылар.

11 октябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең китапханәсендә татар телендә чыгучы балалар журналларына пресс-күзәтү ясалды. Укучылар журналларның чыгу тарихы белән таныштылар, басма матбугатның китаптан нәрсә белән аерылуын өйрәнделәр. Чара барышында һәр журналга аерым тукталдылар, ребуслар, башваткычларны чиштеләр.  

7-9 октябрь көннәрендә, Казан шәһәрендә, «Форпост» яшьләр оешмаларының республика спартакиадасының зона этабында җиңүче район һәм шәһәр командалары арасында, финал ярышлары утте. Теләче районы яшьләр командасы Әлмәт, Яр Чаллы командаларын узып, беренче урынны яулады һәм республика Чемпионы булды. Команда вәкилләре: Вагизов Рәсул, Хәбибуллин Мөхәммәд, Бламыкова Диана, Муликов Данир,Усманов Реналь.

 

Команда капитаннары: «Форпост» бүлеге җитәкчесе Сәетов Алмаз һәм Теләче урта мәктәбе укытучысы Хәкимов Рафиль.

Агымдагы елның 08 октябрендә  Байлар Сабасында  2012 елда һәм аннан яшьрәк,2010-2011 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 3 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Галимов Данил Илгиз улы һәм Гарипова Гүзәл Газинур кызы җитәкчелегендә 20 бала катнашты.

8 нче октябрь  көнне Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы 2022 нче елгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында “Төньяк-көнбатыш бадминтон лигасы”ның зона этабында катнашты. Ярышлар "Саба-Арена" да узды.

​ ​ ​ ​ ​ 7 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәчесе «Коррупция балалар күзлегеннән”  исемле балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
​ ​ ​ ​ ​ ​ Китапханәче Хаҗипова Ф.А.балаларга коррупция төшенчәсе, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Үз эшләрендә балалар коррупциянең нәрсә икәнен һәм аңа карата мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тырыштылар.

7 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның тууына 130 ел тулуга багышланган «Цветаевская осень» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде. Әлеге күзәтү, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде. Китап укучылар китапханә фондында булган китаплар аша Марина Цветаева кебек якты шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Мондый күзәтүләр кече буында шигърияткә карата мәхәббәт тәрбияли, шагыйрьнең әсәрләрен өйрәнүгә этәрә, шигърият тәмен тоярга һәм хәтерне яңартырга ярдәм итә.

Аның XX гасыр рус поэзиясендә иң күренекле исемнәрнең берсе икәнен без барыбыз да беләбез. М.Цветаеваның 130 еллыгы уңаеннан  Шармыш авыл китапханәсендә «Если душа родилась крылатой» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдән укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, шигырьләр җыентыгы белән таныштылар. Очрашуда Марина Цветаеваның сайланган шигырьләре укылды.

Хәрби диңгез флоты ветераннары берләшмәсенең Теләче  бүлеге үзләренең бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү белән генә чикләнми, ә даими рәвештә яшьләр һәм балалар арасында патриотик эшләр алып бара. Район флот ветераннарын   Ибушев Александр Алексеевич  җитәкли. 4 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында  флот ветераннары белән очрашу булды. Залда балалар, укытучылар, авыл кешеләре бар иде.  Бу яшьләр арасында патриотик һәм әхлаки эшләрне яхшыртырга ярдәм иткән. Очрашуга диңгез офицерлары килгән иде. Алар диңгезчеләр тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сөйләделәр. Соңыннан  флот ветераннары концерт куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International