ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә. Әлеге мәртәбәле бәйрәм уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе “Педагогик кәрҗиндә зирәк китаплар” дип исемләнгән күргәзмә әзерләде. Күргәзмәдә Укытучы һөнәренең никадәр олы һәм мактаулы хезмәт икәнен чагылдырган әсәрләр тәкъдим ителде. Татар әдәбиятында укытучы образына хас булган, аның бар нечкәлекләрен яктырткан матур әдәбият киң даирә китап укучыларга кызыклы һәм тәрбияви булыр.

Татар шагыйре, язучы, журналист, тәрҗемәче, галим, филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехка 4 нче октябрьдә 40 яшь тулды. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә «Җылытасы иде дөньяны»  исемле китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының иҗаты һәм тормыш юлы, иҗатка кайчан һәм ничек килүе турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук укучыларга язучының иҗатына багышланган әңгәмә үткәрелде. Л. Шәехнең игелекле һәм гыйбрәтле шигырьләре балаларны бөтен кызыклы әйберләрне күрергә, этикет кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә, хайваннар тормышын  шаян формада күзалларга  ярдәм итә. Шагыйрь шигырьләренең төп геройлары тыңлаучан, ләкин шул ук вакытта шук, шаян балалар бит.

Борынгы гореф-гадәт­ләрне искә төшерү, тергезү максатыннан  китапханә хезмәт­кәрләре, «Сердәш» аралашу клубы белән берлектә,  онытылып барган йолаларның берсе - “Орчык өмәсе” оештырды.  Чарада  катнашучылар кул эшләрен башкарды: кемдер йонны эрләде, кемдер язды, катты, бәйләде һәм йомгакны чорнады. Һәрберсе үзенең беренче тапкыр бу кәсепкә ничек итеп өйрәнүләре турында сөйләде, эш тәртибен аңлатты.  Эшләгәндә күңеллерәк булсын өчен, кичәдә җырлар җырланды,  "Мәкаль әйтеш", “Табышмак әйтәм, җавап тап”, “Орчык” тәгәрәтү һәм башка уеннар уйналды. Китапханәчеләр “Орчык өмәсе” йола­сының тарихы белән таныштырды.

Китапханәче Имамиева Д.М. өлкәннәрне китапханә фондында булган яңа китаплар белән таныштырды, укырга өйләренә китаплар бирде.

2022 ел - Россия халыкларының мәдәни мирасы елы. Шул уңайдан халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, халыкларның һәм этник җәмгыятьләрнең мәдәни үзенчәлеген саклау максаты белән район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан үзешчән театр коллективлары арасында конкурс игълан ителде. 15 октябрь көнне беренчеләрдән булып жюрига һәм авыл халкына Олы Мәтәскә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче  “Ташкын” театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тәкъдим итте


16
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

15 октябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 2008-2010, 2005-2007 нче елгы кызлар, егетләр арасында кул көрәше буенча район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 10 мәктәптән 148 укучы катнашты. Үз улчәү авырлыкларында 1 урын яулаган спортсменнар Чистай шәһәрендә узачак Татарстан беренчелегенә барачаклар. 

Географик диктант Рус география җәмгыяте тарафыннан 2015 елдан бирле ел саен җәмгыятьнең Попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән үткәрелә. Аның төп максаты-географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру. 2022 елның 30 октябрендә Олы Мишә урта мәктәбенең укытучылары һәм 10-11 сыйныф укучылары географик диктант язачак. Уңышлар телик аларга!

14 октябрь көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре әтиләр көне уңаеннан “Гаилә терәге – әтиләр” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Әлеге чарага китапханә каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубына йөрүче гаиләләребез җыелды. Кичә барышында  әти-әниләр, балалар белән берлектә, табышмакларга, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Балалар “Минем әти – иң яхшысы” дигән анкетаны тутырып, әтиләренең  эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр.  Бәйрәм кичәсенә кунак булып килгән Айрат Якупов әтиләргә багышланган матур шигырьләре белән уртаклашты.  Шулай ук бәйрәм  көненә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Бәйрәм белән!

Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бугенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләучеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

11 октябрь көнне Айдар авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов рәислегендә узган киңәшмәдә сигез көн тәртибе каралды. Агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар барланды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International