Россия Федерациясе оборона министрлыгы Россия Халык мәгарифе белән берлектә, 2022елның 17 октябрендә “Солдатка хат” дигән Бөтенроссия акциясен игълан итте.
Акция кысаларында Олы Мишә урта мәктәбенең барлык укучылары да махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат яздылар. Укучылар солдатларыбызга рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Хатларда барлык солдатларның да туган җирләренә исән-имин кайтуларын, җирдә күптән көтелгән тынычлык урнашуын теләделәр.