25 октябрь көнне Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте буенча бердәм республика ачык дәресе үтте. Балалар иҗтимагый оешмасы – ул максатлар һәм мәнфәгатьләр нигезендә уртак эшчәнлек өчен оештырылган балалар һәм өлкәннәрнең ирекле үзешчән һәм үзидарә берләшмәсе. Гадәттә, мәктәп, район, шәһәр, республика, регионара балалар оешмалары төзелә.
Дәрес барышында укучылар республикабызда эшчәнлек алып баручы балалар оешмалары белән таныштылар, аларның эш юнәлешләрен белделәр. Алар нинди оешмаларга турыдан-туры мөнәсәбәттә булулары турында сөйләштеләр. Укучыларның яртысы диярлек «Сәләт» хәрәкәтенең җәйге сменаларында, ә кайберләре «Юнармия» сменаларында булып кайтканнар.