Шуны истә тотып, һәр елны Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән кошларга җимлекләр әзерли.
22 октябрь көнне дә алар җимлекләр ясап, мәдәният йорты янындагы агачларга элеп куйдылар. Балалар һәр көнне җимлекләргә көнбагыш, кабак орлыклары, ипи валчыклары сала.