20 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Болгар - данлы тарихыбыз ядкаре" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Укучыларга Идел буе Болгар дәүләте тарихы Россия тарихының һәм илебездә яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып торуы турында сөйләнде. Болгарлар тормышы, мәдәнияте, көнкүреше белән таныштырылды. Чараның максаты: балаларда тарихи үткәннәргә кызыксыну уяту, үзебезнең милләтебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.