Күргәзмә укучыларга китап ярдәмендә яңа дөньяга сәяхәт итергә, мавыктыргыч маҗаралар белән танышырга мөмкинлек бирә.
Китаплар рәсемле тышлыклар астында яшерелгән һәм аларга тәмле конфетлар ябыштырылган. Бу китапның нинди булуын, балалар тышлыкны ачып карап кына белә алачак.
Ә без, үз чиратыбызда, укучыларга китапларны кызыксынып укырга һәм яхшы кәеф телибез. Шулай ук укучылар «сюрприз»дан алган тәэсирләре белән уртаклашыр дип көтәбез.