ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Ул кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән. Хайваннар – дусларыбыз һәм коткаручыларыбыз. Әйтик, җитәкләп йөртүче этләр кешеләрне тауларда коткара, мәчеләр уңай энергия бирә һәм хәтта тәннең авырткан өлешләрен дә «дәвалый». Боларны истә тотып Әбде авыл китапханәсендә балалар белән «Твои соседи по планете» дигән танып белү уены узды. Укучылар игътибарына «Заповеди природы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда В.Бианка, В.Чаплина, Е. Чарушинның һәм башка язучыларның әсәрләре урын алды. Алар укучыларны җәнлекләр һәм кошларның тылсымлы дөньясын яратырга өйрәтә. Китапханәче герой-хайваннарга куелган һәйкәлләр турында сөйләде һәм бу укучыларда зур кызыксыну уятты.

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү секторында тугыз айга барлыгы 37 бала теркәлгән.

Беренче тапкыр әни булучыларның саны 6 га тигез. Сабыйларның 12се гаиләдә – икенче, 17 сы – өченче, 2 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 17 сы малай, 20 се кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Мәрьям, Кәрим, Мөхәммәд. Сирәк исемнәр: Сылу, Арслан.

Бу чорга 138 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

29 гаилә таркалса, 46 пар үз гаиләләрен корган.

Укытучылар бәйрәме уңаеннан, Баландыш төп мәктәбендә, үзидарә көне уздырылды. 8-9 нчы сыйныф укучылары үзидарә көнен укытучыларны ишек төбеннән үк бәйрәм белән котлаудан башладылар, үз куллары белән ясалган узенчәлекле открыткалар бүләк иттеләр.  “Укытучым –иң кадерле кешем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара аша укытучыларын хөрмәтләделәр.

Бүген көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның унышлары башында укытучысы тора. Укытучы балага һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта үз юлын сайларга ярдәм итә. «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хусаинова Л.З. «Теләче волонтерлары» үзәге волонтерлары белән берлектә укытучыларны шушы матур бәйрәм белән котладылар. Чараны «Укытучыларны котла» акциясе кысаларында оештырдылар. Чәчәкләр бүләк итеп волонтерлар укытучыларның кәефен күтәрә һәм авыр хезмәтләре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерә алды. Шулай ук акциядә катнашу өчен социаль хезмәт алучылардан балигъ булмаганнар да кушылды.

Казан, Мәскәү һәм Уфада татар, рус һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән күп кенә китаплар авторы Ленар Шәехнең туган көне уңаеннан 4 октябрь көнне Субаш авылы китапханәсендә «Китапларда кеше язмышы» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны Л. Шәехнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, балалар язучының әсәрләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Аның шигырьләре әзербайҗан, кыргыз, якут, чуаш телләренә дә тәрҗемә ителә. Ленар Шәехнең игелекле һәм гыйбрәтле шигырьләре балаларны бөтен кызыклы әйберләрне күрергә, этикет кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә. 4 октябрь көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә Ленар Шәехнең туган көне уңаеннан “Һәр шигырь үзе бер әкият” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтү үткәрелде.

Шундый игелелекле эшләрнең берсе – тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар, һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту. Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе димиләр. Шуңа күрә дә, 3нче октябрь көнне, Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин җитәкчелегендә агач утырту өмәсендә катнаштылар. Озак та үтмәс, бергәләшеп утырткан үсентеләр матур булып үсеп китәр һәм тирә-ягыбызны тагын да ямьләндерер дип ышанып калабыз.

Бу көнне өлкән буынны – хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбыз һәм туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларның хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр тапшырабыз. Шул уңайдан 1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә дә, Олы Мишә урта мәктәбе белән берлектә “Өлкәннәр – Сез, тормыш бизәге” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган өлкәннәребезгә укучыларыбыз башкаруында сөйләнгән шигырьләр һәм матур җырлар күңелләренә хуш килде.

Аның шигырьләре Әзербайҗан, кыргыз, якут, чуаш телләренә дә тәрҗемә ителә. Ленар Шәехнең гыйбрәтле шигырьләре балаларны кызыклы әйберләрне күрергә, этикет кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә, хайваннарның гаҗәеп тормышын белергә ярдәм итә. Шагыйрьнең төп геройлары тыңлаучан, шул ук вакытта шаян да. Казаклар авыл китапханәсендә Ленар Шәехның туган көне уңаеннан "Һәр шигырь – үзе бер әкият " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар аның иҗаты белән таныша алачак.

1 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр “Электрон белем бирү” мәгълүмати системасы аша югары яки беренче категориягә аттестация үтәргә теләүчеләрнең гаризалары кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International