ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

1 октябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 2007 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында сугышчы-интернационалист М.Ногманов истәлегенә милли көрәш буенча район беренчелеге булып узды. Мәктәп командасы анда актив катнашты. Исмагилов И., Исмагилов М. беренче урын, Гиниятуллин Л., Яруллин Р., Муллахметов А. өченче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне. Бу игелекле һәм якты бәйрәмдә  өлкәннәребезгә булган йөрәк җылыбызны, игътибарыбызны тагын да арттырабыз. Әлеге бәйрәм белән Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әби-бабаларын видеоязма аша котладылар.

Күкчә авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен хәзерге балалар татар язучысы Ленар Шәех иҗатына багышланган әңгәмә үткәрелде. Л. Шәехнең игелекле һәм гыйбрәтле шигырьләре балаларны бөтен кызыклы әйберләрне күрергә өйрәтә.Китапханәче чара барышында язучының иҗаты турында сөйләде. Балалар Ленар Шәехнең әсәрләрен һәм өзекләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук авторның китаплары буенча китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Аларны һәркайда котлыйлар, бүләклиләр. Бу бәйрәм җәмгыятьнең өлкән буынына хөрмәт. Өлкәннәр - безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, хезмәт юлын лаеклы үткән ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар кичергән кешеләр. Без - яшь буын - һәркемне хөрмәт итәргә тиеш.  Олы Мәтәскә авылында өлкәннәр хөрмәтенә "Гомер көзләре нурлы булсын" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә чәй өстәле артында узды һәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.

Бу көнне без хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Бәйрәм уңаеннан, 1нче октябрь көнне районыбыз авылларында  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары белән берлектә өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырдылар. Аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының игелекләрен күреп, бәхетле картлык кичерүләрен теләп калдылар.

Алан авылы китапханәсе бу юнәлештә актив эш алып бара.
Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан "Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде.

30 нчы сентябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне унаеннан оештырылган "Бер яшьлектә - бер картлыкта" дип исемләнгән кичә булып узды.  Кичә авылыбыз имамының корьән уку белән башланып китте. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Фәрит Габдуллаҗан улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. ООО “Агролак” җитәкчесе Фәрит Фарукович та үзенең теләкләрен җиткерде. Өлкәннәр үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авылыбызның спонсорлары ярдәме белән  чәй табыны әзерләнде.

Олы яшьтәге кешеләр өчен китап ул - тормыш мәктәбе, хәтта аны озайтырга да мөмкин. Китап белән тәрбияләнгән өлкән буын кешеләре аңа гомер буе тугры калалар

Хәзер гариза бирү һәм кирәкле хезмәт алу өчен күп функцияле үзәкләргә һәм башка дәүләт органнарына барырга кирәк түгел. Заманча мәгълүмати технологияләр теләсә кайсы оешмага сорау җибәрергә һәм аннан интернет аша җавап алырга мөмкинлек бирә. Бу мөмкинлек гражданнарда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон порталы ярдәмендә барлыкка килде. 30 сентябрьдә Айдар авылы китапханәсендә «Дәүләт хезмәтләре порталы – бу бик тиз һәм җиңел!» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрелде.  Анда олы яшьтәге китапханәгә йөрүче укучылар катнашты. Китапханәче порталның нәрсә өчен булдырылганы, аны ничек кулланырга, нинди хезмәтләр алырга мөмкин булуы турында  сөйләде, әлеге порталдан файдалану мөмкинлекләре турында электрон презентация күрсәтте.

Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Ш.Мөхәммәтшин өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган ял концерты котлау сүзләре һәм матур жырлар белән үрелеп барды. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Кичәгә килүче авылдашларыбыз чараны оештыруда катнашкан авыл жирлегенә, мәдәният  хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International