Аларны һәркайда котлыйлар, бүләклиләр. Бу бәйрәм җәмгыятьнең өлкән буынына хөрмәт. Өлкәннәр - безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, хезмәт юлын лаеклы үткән ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар кичергән кешеләр. Без - яшь буын - һәркемне хөрмәт итәргә тиеш. Олы Мәтәскә авылында өлкәннәр хөрмәтенә "Гомер көзләре нурлы булсын" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә чәй өстәле артында узды һәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.