Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бу көнне без хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Бәйрәм уңаеннан, 1нче октябрь көнне районыбыз авылларында  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары белән берлектә өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырдылар. Аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының игелекләрен күреп, бәхетле картлык кичерүләрен теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International