30 нчы сентябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне унаеннан оештырылган "Бер яшьлектә - бер картлыкта" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә авылыбыз имамының корьән уку белән башланып китте. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Фәрит Габдуллаҗан улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. ООО “Агролак” җитәкчесе Фәрит Фарукович та үзенең теләкләрен җиткерде. Өлкәннәр үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авылыбызның спонсорлары ярдәме белән чәй табыны әзерләнде.