Китап уку мавыктыргыч кына түгел, ул сәламәтлек өчен дә файдалы эш.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Олы яшьтәге кешеләр өчен китап ул - тормыш мәктәбе, хәтта аны озайтырга да мөмкин. Китап белән тәрбияләнгән өлкән буын кешеләре аңа гомер буе тугры калалар. Өлкәнлек чоры-күптән таныш әсәрләрне кабат уку яки яңа китаплар белән танышу өчен иң яхшы вакыт! Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Айдар авылы китапханәсендә 1 октябрьдән «Күңелегезне җылытырбыз җылы сүз белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. «Яшьлегем китаплары» исемле беренче бүлек укучыга таныш булган, әмма еллар үтү белән эчтәлеге онытылган китапларны кабат искә төшерергә ярдәм итә. «Яңа гасырның яңа китаплары” бүлегендә өлкәннәрне кызыксындыра алырлык, соңгы елларда нәшер ителгән китаплар тәкъдим ителә. «Вакытлы матбугат-өлкәннәр өчен»  бүлегендә газета-журнал материаллары тәкъдим ителде.

Китапханәче өлкән китап сөюче дусларына игътибарлы булу белән беррәттән, аларга китапка, китап укуга һәм китапханәгә тугрылыклары өчен зур рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International