1 нче октябрь көнне Урта Мишә авылы клубында өлкәннәр көненә карата “Һәр яшьнең – үз матурлыгы” дип исемләнгән кичә булып узды.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Ш.Мөхәммәтшин өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган ял концерты котлау сүзләре һәм матур жырлар белән үрелеп барды. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Кичәгә килүче авылдашларыбыз чараны оештыруда катнашкан авыл жирлегенә, мәдәният  хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International