ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела.

"Батыр" спорткомплексында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына карата  “Ак  ладья” шахмат ярышлары үтә. Бу ярышта Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбеннән 3 нче сыйныф укучысы Шагиев Сәгыйт тә катнаша. Аңа уңышлар телибез!

Кече Кибәхуҗа төп гомумбелем бирү мәктәбендә, традиция буенча, 1 апрель көнне башланган санитар- экологик икеайлыкка кушылып, дәресләрдән тыш вакытта  мәктәп территориясен чистарту буенча өмәләр үткәрелде. Мәктәп һәм аның янындагы территорияләрне җыештыру барышында чүп-чардан урам як чистартылды, мәктәп яны участогының җиләк- җимеш культуралары бүлеге тәртипкә китерелде.Уртак тырышлык белән  мәктәп яны территориясендә тәртип урнаштырылды.

30 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә Михаил Пришвинның туган көне уңаеннан "Сез могҗизалар ерак дип уйлыйсыз, ләкин алар монда, якында" күргәзмә-викторина оештырылды. Монда катнашучыларны Михаил Михайлович китаплары турында кызыклы сораулар көтте.

Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы көннәр калып бара .1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды. Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган атмосфера тудыру максатыннан, безнең мәктәп укучылары акциядә катнашалар: үз сыйныф тәрәзәләрен, йортларын, мәктәпләрне бәйрәм котлаулары һәм тематик рәсемнәр белән бизиләр.

Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту,татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 30 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Газиз туган телем” дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Укучылар ике командага бүленде.”Уйла һәм әйт”,”Дөрес җавапны тап”,”Мәкаль әйтеш”,”Т хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә?” уеннары уйналды. Ике командада катнашучы укучылар бик актив катнаштылар.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия дә кушылды һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хезмәтне саклау - кеше тормышы иминлегенең иң мөһим өлеше. Моны һәркем белергә тиеш. Балалар арасында куркынычсыз хезмәт культурасын популярлаштыру максатыннан 30 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Хезмәтне саклау - балалар күзлегеннән”  исемле  рәсем конкурсы оештырдылар. Конкурсның төп идеясе - балаларның игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларга җәлеп итү, үз сәламәтлегеңә, хезмәткә һәм гомумән техникага карата дөрес җайланма формалаштыру. Шулай ук китапханәдә әлеге дата уңаеннан  “Имин хезмәт - һәр кешенең хокукы” исемле темага күргәзмә куелды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан безнең мәктәп укучылары тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар. Алар үз тормышлары турында сөйләделәр һәм укучыларга укуларында уңышлар теләделәр.

29 апрель көнне Саба районының Иске Икшермә авылында  2004-2005, 2006-2007, 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Миннебаев Рамил Рафик улы призларына көрәш буенча ачык районара турнир узды. “Теләче” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнар көрәш тренерлары җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International