ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Балалар шигырь, хикәяләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләренең фронтовик туганнары, әби-бабайлары турындагы кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.

График нигезендэ Телэче районы жирлегендэ яшэуче  шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга еллык техник карау бара.

Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә “Теләче- арена” Боз сараенда булдылар. Укучылар бик рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Кайберләре  әле беренче тапкыр тимераякка басты, күбесе инде шуа белүләрен дә күрсәтте. Барысы да  бергәләп шуып канәгатьлелек хисе кичерделәр. Балалар тагын Боз сараена килергә теләк белдерделәр. Әлеге экскурсия укучыларда уңай кичерешләр булдырды, аларны берләштерде, ә иң мөһиме – сәламәт яшәүа рәвеше һәм спортка тартты!

Баландыш төп мәктәбе укучылары «Георгий тасмасы» халыкара акциясенә кушылдылар. Укучылар авыл халкына хәрби дан символы булган Георгий тасмасын тараттылар, аларны киемнәренә беркеттеләр, Ватан өчен көрәшкән сугышчыларга карата хөрмәт күрсәттеләр. 

2022 елның 5 маенда «Батыр» спорт комплексында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ак Ладья» шахмат буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.

Күргәзмәдә узган илебез тарихы, сугыш чоры вакыйгалары, халкыбызның кылган  батырлыклары, турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.

«Окна Победы» акциясе  1 нче – 9 нче майда бөтен Россия буенча старт алды. Без дә үз чиратыбызда китапханә тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары белән бизәдек. Акциянең максаты: Бөек Ватан сугышы каһарманнарына рәхмәт белдерү. Безнең тыныч тормышыбыз – ветераннарның, тыл батырларының казанышы икәнен истән чыгарырга ярамый. Бу хәтер! Ә хәтер – мәңгелек!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан безнең Теләче 2нче балалар бакчасында өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр арасында җыр һәм строй конкурсы булып узды. Яшь буында Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу максатыннан оештырылган бу чарада командаларның үз-үзләрен тотышы, стройга басулары, җырны күмәк башкару осталыгы, командирның командаларын үтәү исәпкә алынды.

1 май көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, керәшен фольклор коллективларының "Очрашыйк әле бер, Карендәшләр!"дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Концертка Балык Бистәсе районы Алан Полян, Ури авылы коллективлары, Саба районыннан Кашаповлар гаилә ансамбле, Иске Карабаян авылыннан ансамбльләр чакырылган иде, шулай ук Павловлар гаилә ансамбле һәм "Нардуган"керәшен халык коллективы чыгышын да тамашачы бик җылы каршы алды. Коллективлар күп еллар дәвамында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалыйлар, алар борынгы йолаларны, җыр-биюләрне халыкка тапшыралар. Керәшен халык җырлары һәм биюләре,  концерт программаларының горурлыгы һәм бизәге булды.

Җиңү көне алдыннан, 30 апрель көнне,  Айдар авыл китапханәчесе, мәдәният йорты,  авыл җирлеге хезмәткәрләре, “Матур сүз” клубына йөрүчеләр авылдашлар белән берлектә “Хәтер бакчасы” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә миләш, чия үсентеләре  утырттылар. Агачлар һәрвакытта да Җирдәге тормышны дәвам иттерү символы булып саналалар. "Хәтер бакчасы" - акция генә түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калырга тиешле яңа традициянең башы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International