5 май көнне “Батыр” спорткомплексында шахмат буенча район беренчелеге узды, бу ярышта мәктәбебез укучылары да уңышлы чыгыш ясады. 6 сыйныф укучысы Шәяхмәтов Фанзил 1 урын, 1 сыйныф укучысы Бәширов Ислам 2 урын яуладылар. Укучыларыбызны котлыйбыз !
Олы бәйрәм 9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша. 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә, анда катнашу бәйрәм хисен тудыра, сугышчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт хисләрен күрсәтә.
Балалар илебезнең мөһим тарихи вакыйгалары белән танышалар. Балалар кече яшьтән үк үзләренең бәхетле балачаклары белән кемгә бурычлы булуларын белергә тиеш. Без аларда көчле, кыю булу, Ватанны ярату һәм яклау, армиядә хезмәт итү теләге тәрбияләргә тырышабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый – патриотик тәрбия бирүнең төп шарты булып өлкән буын белән тыгыз элемтә урнаштыру тора. Бүген безнең залда дустанә һәм җылы булды.
4 май көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, Җиңүнең 77 - еллыгы уңаеннан, “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш, көнкүреш вакыйгаларын сөйли.
6 май көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә өлкәннәр төркеменә йөрүче 24 бала катнашты.
Күргәзмәдәге укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш, көнкүреш вакыйгаларын сөйли.
Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
2022 нче ел — Россия халкының мәдәни мирас елы булып билгеләнде. 2022 нче елның май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Шул вакыйгалар кысаларында 4 нче май көнне Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында бәйрәм чарасы булып үтте.Бәйрәмдә мәктәпкә әзерлек группасы балалары “Ислам динендә балага исем кушу” йоласын күрсәттеләр.Бишек җырларын көйләү, юаткычларны сөйләү балаларда зур кызыксыну тудырды.
Барысы да туган якта үз, якын, кадерле, сокландыргыч! Шуны истә тотып 4 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем туган җирем” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре Олы Мәтәскә авылының тарихын сөйләделәр. Балалар туган як турында шигырьләр укыдылар. Аларга авылда нинди чишмәләр, елгалар барлыгы турында сораулар бирелде. Укучылар сорауларга дөрес җавап бирделәр.
Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән, 4 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар арасында “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.