ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бүген һәйкәлгә экскурсия ясадык.Һәйкәл үзенең батыр уллары турында яуда һәлак булганнар турында эчтән генә безгә җиткерде.

Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Идел буе Болгар риваятьләренә–1100ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә Идел буе Болгары тарихының төп вакыйгаларының берсе - ислам динен рәсми кабул итү турында сөйли. Китап укучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителә. Аларда Болгар тормышының югары үсеш алган урта гасыр цивилизациясе — һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, һөнәри мәдәният һәм сәнгать үзәкләре  тасвирлана. Укучылар шулай ук борынгы Болгарның  мәдәнияте, казу, төзү һәм рухи хәтерне торгызу турында журнал һәм газета мәкаләләре белән таныша алалар.

6 май көнне  Балтач районында малайлар, кызлар арасында йөзү буенча ачык райнара турнир узды. Балтач, Мамадыш, Кукмара, Теләче районы егет-кызлары катнашты әлеге ярышларда. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренерлар Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда  катнашып кайттылар. Балаларны котлыйбыз! Алдагы ярышларда да аларга уңышлар теләп калабыз!

2022 елның 27 апрелендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Георгий тасмасы акциясе –

 Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезне аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

6 май көнне Арча районының Яңа Кенәр авылында  2009 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ачык Арча районы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнар көрәш тренеры Сафин Алмаз Зөфәр улы җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.

5 май көнне Иске Жөри авылы мәдәният хезмәткәрләре «Китап сөючеләр» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Тыныч булсын күгебез» дип исемләнгән патриотик уен-викторина үткәрделәр. Әлеге уенның максаты - балаларда патриотик  хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Укучылар ике командага буленеп сорауларга жавап бирделәр, спорт уеннарында үзара көч сынаштылар.

Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер дә булып тора. “Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. 

Сугыш һәм тыл ветераннарын, барлык райондашларны, 9 нчы май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән кайнар котлыйбыз, исәнлек-саулык, бәхет шатлыклар, эшегездә уңышлар телибез. Бөек Ватан сугышы елларын,  Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбызны мәңге онытмыйк! Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының батырлыгы бүгенге һәм киләчәк буыннар күңелендә мәңге яшәр!

5 май көнне  "Батыр" спорткомплексында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын карата  “Ак  ладья” шахмат ярышлары үтте. Бу ярышта Баландыш төп  мәктәбеннән бер төркем  укучылар  катнашты. Нәтиҗәдә 8 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә-2 урын., 5 сыйныф укучысы Тимербаев Кәрим-3 урын алды Аларны уңышлары белән котлыйбыз!

Без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Җиңү тәрәзәләре”акциясенә кушылдык. Эш барышында балалар бик теләп тәрбиячеләргә булыштылар һәм зур кызыксыну белән сугыш, бабаларыбызның безгә ничек җиңү алып килүләре хакында тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International