«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды.

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

2022 елның 27 апрелендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Георгий тасмасы акциясе –

 Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезне аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

5 май көнне Айдар авыл китапханәсендә “ Һәр укучыга- Георгий тасмасы” патриотик акциясе үткәрелде. Бу көндә китапханәгә килүчеләргә ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы буларак георгий тасмасы тапшырылды.  Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда фронтовик сугышчыларга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе буларак уздырыла торган әлеге масштаблы акциядә катнаша алуыбызга  без бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International