Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Идел буе Болгар риваятьләренә–1100ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә Идел буе Болгары тарихының төп вакыйгаларының берсе - ислам динен рәсми кабул итү турында сөйли. Китап укучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителә. Аларда Болгар тормышының югары үсеш алган урта гасыр цивилизациясе — һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, һөнәри мәдәният һәм сәнгать үзәкләре тасвирлана. Укучылар шулай ук борынгы Болгарның мәдәнияте, казу, төзү һәм рухи хәтерне торгызу турында журнал һәм газета мәкаләләре белән таныша алалар.