ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 18 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын  һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар.  Аларга сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының кечкенә экологлары авыл урамнарына нәкъ менә шундый акция белән чыктылар! Балалар планетабызны сакларга өндәгән листовкалар ясадылар һәм аларны урамда узучыларга өләштеләр. Алар урамда очраган барлык  кешене дә җирдәге бөтен тереклеккә хөрмәт белән карауның  мөһим икәнлеген онытмаска өндәделәр.

Теләче район үзәгендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан “Җиңү килде җирне нурга күмеп” исемле бәйрәм чарасы үтте.  Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Үлемсез полк” акциясендә бик теләп катнаштылар. Шулай ук әлеге бәйрәм кысаларында оештырылган спорт ярышларында физик культура укытучысы Сафин А.С. һәм 8 нче сыйныф укучысы Низамов Фидан призлы урыннарга лаек булдылар.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, балалар өчен Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз истәлегенә багышланган документаль фильмнар күрсәтелде.

Илебезне немец-фашист илбасарларыннан азат иткән яшь солдатларга нәрсәләр кичерергә, нинди сынаулар аша үтәргә туры килгәнен аңлау өчен китап укучыларыбыз экран аша шушы куркыныч чорга кайтып килделәр.

Шармыш авыл клубының «Берёзка» ансамбле, район мәдәният йортының «Сударушка» халык ансамбле катнашучыларын һәм кунакларны авыл мәдәният хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган кул эшләре һәм рәсемнәрдән төзелгән «Праздник Всемирный и Величайший» күргәзмәсе белән таныштырдылар. Китапханәче "Хәтер альбомы"нда тупланган сугыш һәм сугыштан кайтучыларның  фото һәм истәлекләрен күрсәтте. Введенский чиркәвенең тарихын сөйләп узды.. Чара түгәрәк өстәл артында сугыш еллары, Бөек Җиңү җырларын җырлау белән тәмамланды.

Шармыш авыл китапханәсе "Балаларга Бөек Ватан сугышы-2022 турында укыйбыз" дип исемләнгән XIII Халыкара акциягә кушылып яшь укучыларны «Мы о подвигах читаем, стать героями мечтаем» әдәби сәгатенә чакырды. Чара барышында китапханәче балаларга куркыныч сугыш, совет халкына Җиңүнең нинди бәя белән бирелүе турында сөйләп узды. Соңыннан тематик күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Очрашу вакытында балалар белән А.Твардовскийның "Рассказ танкиста", С.Алексеевның «Рассказы о маршале Коневе» кебек китаплар укылды һәм сорауларга җаваплар бирелде. Катнашучылар үзләренең әби-бабайларының, туганнарының сугыш турында уй-кичерешләре һәм истәлекләре белән уртаклашты.

Казаклар авылы китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип аталган Халыкара акциягә кушылды. Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укаучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдык.

2022 елнын 5 май конне Олы Нырсы авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Чарада катнашучылар белэн техникаларны куркынычсыз эксплуатациялэу буенча профилактик энгэмэ уздырылды.

«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты.  Әлеге акциядә Теләче район үзәгендә Баландыш төп мәктәбе  укучылары да бик теләп катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International