«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты. Әлеге акциядә Теләче район үзәгендә Баландыш төп мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар.