Шармыш авыл клубының «Берёзка» ансамбле, район мәдәният йортының «Сударушка» халык ансамбле катнашучыларын һәм кунакларны авыл мәдәният хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган кул эшләре һәм рәсемнәрдән төзелгән «Праздник Всемирный и Величайший» күргәзмәсе белән таныштырдылар. Китапханәче "Хәтер альбомы"нда тупланган сугыш һәм сугыштан кайтучыларның фото һәм истәлекләрен күрсәтте. Введенский чиркәвенең тарихын сөйләп узды.. Чара түгәрәк өстәл артында сугыш еллары, Бөек Җиңү җырларын җырлау белән тәмамланды.