6 май көнне Балтач районында малайлар, кызлар арасында йөзү буенча ачык райнара турнир узды. Балтач, Мамадыш, Кукмара, Теләче районы егет-кызлары катнашты әлеге ярышларда. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренерлар Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда катнашып кайттылар. Балаларны котлыйбыз! Алдагы ярышларда да аларга уңышлар теләп калабыз!