ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2022 ел
җомга

Балаларда сәламәт тормыш рәвеше,физик күнегүләр,дөрес туклану,көндәлек режимны,гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңлату максатыннан,7 апрель көнне Балыклы авылы мәдәният йортында,фельдшер Билалова Миләүшә белән берлектә  "Сәламәтлек иленә сәяхәт"дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

Һәр кеше сәламәт булырга тели. Сәламәтлек - ул байлык. Ел саен 7 апрельдә бөтен дөньяда Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге дата уңаеннан рәсем конкурсы оештырдылар. Шулай ук «Сәламәтлек - зур байлык» темасына авыл фельдшеры белән әңгәмә үткәрелде. Чарада балалар сәламәтлек темасына рәсемнәр ясадылар. Фельдшер, кеше тормышының һәм сәламәтлекнең  кыйммәте турында сөйләде


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

6 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында укучылар арасында өстәл теннисы буенча "Бөтендөнья өстәл теннисы көне" нә багышланган турнир булып узды. Чара өстәл теннисы белән шөгыльләнү аша сәламәтлекне ныгыту максатыннан үткәрелде.Барлык катнашучылар да үзләренең җитезлекләрен һәм өстәл теннисында яхшы уйный белүләрен күрсәттеләр. Турнир кызыклы килеп чыкты 

5 апрель көнне Субаш авыл клубында нарат бөреләрен җыю буенча акция игълан ителде. Борынгы заманнан нарат һәм каен бөреләре халыкта бик күп авырулардан дәваланырга ярдәм итү, кирәк-яраклар булдыру өчен кулланыла. Бөре җыюның иң яхшы вакыты март һәм апрель айлары булып тора.

2022 елның 31 мартында күп кенә буын кызларның һәм малайларның яраткан язучысы-Корней Иванович Чуковский тууына 140 ел тулды. Чуковский әкиятләрен олылар һәм балалар ярата. Аның әсәрләре игелеккә, дуслыкка өйрәтәләр һәм төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак сакланалар. Алар балаларга һәм өлкәннәргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәләр. 4.04.22 ел көнне «Корней Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт» чарасында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны таныштырдылар. Балалар аның тормышыннан бик күп кызыклы эпизодлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр. Соңыннан балалар бик теләп викторинада катнаштылар, сорауларга актив җавап бирделәр, бөек балалар язучысы әсәрләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара бик җылы атмосферада узды һәм иң матур мизгелләр, елмаюлар һәм күңелле аралашу белән тулы иде.

2022 елның 4 апрелендә, рус мәдәнияте көннәрендә, Ачы мәдәният йортында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Рус мәдәнияте символлары» исемле танып-белү сәгате үткәрелде. 

Сәламәт булу-бик яхшы! 7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!»дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Сәламәтлек күбесенчә кешенең үзенә, аның турында ничек кайгыртуына, яшәү рәвешенә бәйле. "Теләсә кайсы яшьтә ничек матур, төзелешле һәм сәламәт булып калырга?»,дөрес туклану,сәламәт яшәү рәвешен алып бару,- дигән сорауларга  күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар, буклетлар, белешмәлекләр ярдәм итте.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 5 апрель конне мондый чара «Тан» ЖЧШ дэ башкарылды.

Яз җитү белән туган ягыбызга күчмә кошлар кайта башлады. Шул уңайдан безнең Олы Мишә  балалар бакчасында “Кошлар – безнең дусларыбыз” исемле акция үтте. Акциянең максаты - балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау.

6 апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында “Тормыш иминлеге” темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгатьләренең максаты: тормыш өчен куркыныч очракларны барлау, үз – үзеңне куркыныч очракларда дөрес тотарга өйрәнү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International