ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

6 нчы апрель көнне Теләченең “3” нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында әти-әниләр һәм балалар белән нәтиҗәле аралашу” дип аталган тренинг – семинар булып узды. Әлеге тренингтан без, тәрбиячеләр, үзебез өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдык. Тренинг бик кызыклы уеннар белән үрелеп барды, барлык педагогларга да әлеге чара бик ошады.

Без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән һәрдаим юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп торабыз һәм уеннар ярдәме белән өйрәнгән материалны ныгытабыз. 5 нче апрель көнне дә пазллар ярдәмендә белемнәрне ныгыттык.

Татар авылында яшәүче кешеләр бу бәйрәмне ел саен бик күңелле һәм тату итеп уздыралар. Бу уеннар аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халкының милли мәдәнияте турында белемнәр бирелә. Халык белән кызыксыну, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тел белән кызыксыну арта. Фантазия, хәрәкәтләрнең чагылышы үсә. Толерантлык, милләтара дуслык тәрбияләнә. Без, Лесной балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, башлангыч мәктәп укучылары белән берлектә әлеге бәйрәмне  үткәрдек. Балалар төрле уеннар уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Балалар өчен иң кызыгы-ботка белән сыйлану булды. Балаларга бәйрәм бик ошады һәм алар шатлыклы хисләр  белән  балалар  бакчасына  кайттылар.

Теләче үзәк китапханәсендә «Компьютер грамоталылыгы/ Компьютер белеме» дип исемләнгән индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрелә. Өлкән буын заманча телефонда эшләргә өйрәнеп,  яңа кушымталар үзләштерә.  Курслар заманча цифрлы технологияләр белән эшләгәндә куркуны һәм ышанычсызлыкны җиңәргә һәм аларны хәзерге тормышта кулланырга ярдәм итә.

Балалар бәйрәмнең тарихын өйрәнделәр, "Китапханә этикеты" презентациясе ярдәмендә алар этикетның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәдә үз-үзеңне тоту, киттапка мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Катнашучылар китапларның таушалган, ертылган битләрен ябыштырды. Һәм чара ахырында  тематик китап күргәзмәсе белән танышты.

18 нче марттан  25 нче мартка кадэр Тубән Кама шәһәренең мэктәпкәчә  белем бирү идарәсе боерыгы нигезендә “Туган тел “республика фестиваль  -конкурсы булып узды .Конкурсның максаты: гайлә  традицияләре нигезендә туган телгә мәхәббәтне арттыру, татар әдәбиятын популярлаштыру иде. Бу конкурста безнең балалар бакчасыннан ике гайлә катнашты. Г.Тукайнын “Су анасы”әкиятен сәхнәләштергэн Эүхәдиевлар гайлэсе (зурлар группасы) “Нэфис сүз” номинациясендә  2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр .

Бүген, 6 апрель көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле аралашу һәм үзара эшләү»темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары белән район семинар-практикумы үткәрелде.

«Сайрар кошларны каршылап» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге оештырган әлеге исемдәге бәйгедә Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче  Вәлиәхмәтова М- диплом белән бүләкләнде, Фасхетдинов Д.- икенче дәрәҗәле дипломга лаек булды.Котлыйбыз!

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар ​өчен “Галиҗәнап китап – тылсымлы көч” ​ дип исемләнгән библиофлешбук үткәрелде. Чара барышында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Башка балаларны кызыктырырлык итеп, үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашып китапка реклама ясадылар. Библиофлешбук кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

Алар  табигатьнең мөһим бер өлеше булып тора. Һәр елны безгә яз алып киләләр, алардан башка табигатьнең матурлыгы да тулы булмас иде! Балаларда табигаькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан  һәм 1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Сыерчыклар, тургайлар - безнең якын дускайлар!”  исемле экологик уен-сәяхәт үткәрелде. Уен барышында кошлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды, рәсемнәр ясалды, Кызыл китапка кертелгән кошларның исемнәре аталды, табышмаклар конкурсы үткәрелде. Экологик чарада балалар бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International