Бүген, 6 апрель көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле аралашу һәм үзара эшләү»темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары белән район семинар-практикумы үткәрелде. Семинар-практикум Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Баева А. Г.үткәргән анкетадан башланды, аннары мәгариф бүлеге методисты Саетова А. Н. чыгыш ясады,әлеге теманың мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте. Педагогларны аттестацияләү мәсьәләләре буенча мәгариф бүлеге методисты Якупова Р.З. чыгышы тыңланды, семинарның практик өлешендә яшь педагоглар Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г. Р. үткәргән тренинг-практикумда катнаштылар.