2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар ​өчен “Галиҗәнап китап – тылсымлы көч” ​ дип исемләнгән библиофлешбук үткәрелде. Чара барышында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Башка балаларны кызыктырырлык итеп, үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашып китапка реклама ясадылар. Библиофлешбук кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International