18 нче марттан 25 нче мартка кадэр Тубән Кама шәһәренең мэктәпкәчә белем бирү идарәсе боерыгы нигезендә “Туган тел “республика фестиваль -конкурсы булып узды .Конкурсның максаты: гайлә традицияләре нигезендә туган телгә мәхәббәтне арттыру, татар әдәбиятын популярлаштыру иде. Бу конкурста безнең балалар бакчасыннан ике гайлә катнашты. Г.Тукайнын “Су анасы”әкиятен сәхнәләштергэн Эүхәдиевлар гайлэсе (зурлар группасы) “Нэфис сүз” номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр . А.Алишның “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкиятен сәхнәләштергән Фәсхиевлар гайләсе “Нәфис сүз” номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз һәм яңадан яңа уңышлар телибез.