Алар табигатьнең мөһим бер өлеше булып тора. Һәр елны безгә яз алып киләләр, алардан башка табигатьнең матурлыгы да тулы булмас иде! Балаларда табигаькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан һәм 1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Сыерчыклар, тургайлар - безнең якын дускайлар!” исемле экологик уен-сәяхәт үткәрелде. Уен барышында кошлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды, рәсемнәр ясалды, Кызыл китапка кертелгән кошларның исемнәре аталды, табышмаклар конкурсы үткәрелде. Экологик чарада балалар бик теләп катнаштылар.