Директор Махмутова З.Ш. “Укучыларның иҗади потенциалын үстерүдә өстәмә белем бирүнең роле” дигән темага, директор урынбасары Нигъматуллина Л.И. “2030 елга кадәр балаларга өстәмә белем бирүне үстерү концепциясе” , Гараева Р.Р. методист “Электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча методик тәкьдимнәр” , Ибрагимова Э.З. методист “Өстәмә белем бирү системасы ярдәмендә халык сәнгать һөнәрләрен популярлаштыру буенча методик тәкъдимнәр” темаларына чыгыш ясадылар.
5 апрель көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Гәрәй Рәхим (Г.В.Родионов) исемендәге “Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни әхлакый кыйммәтләре” төбәкара фәнни- эзләнү конференциясе үтте. Анда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары Мөхәмәдиева Н.Д. һәм Рахматуллина А.Ә.“Г.Рәхим (Г. Родионов) иҗатында тел бизәкләү чаралары” секциясендә катнашып Диплом белән бүләкләнделәр.
Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан 25 мартта «Без бергә " Республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.
5 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә берләшмәгә йөрүче кызларга “Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү” дип исемләнгән мәгълумат сәгате үткәрелде. Кызлар кыш буе йокымсырап утырган булмә гөлләрен, шулай ук бакчага кучереләчәк чәчәк үсентеләрен күчереп утырттылар. Шул нисбәттән бүлмә гөлләре турында кызыклы мәгьлуматлар һәм аларны үстерү буенча төрле киңәшләр ишеттеләр.
Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрде. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Балалар җылы яктан кара каргалар, сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар кайтуы, алар табигатькә күп файда китерүе, корткычларны юк итүе, безне матур сайраулары белән куандыруы хакында белде. Ахырда туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчеләре, “Ак каен” балалар бакчасында булды. Балалар белән “Китапчык серле янчык” дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәчеләр Г.Х.Андерсенныӊ тормышы, иҗаты һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Шулай ук әкиятченең нәниләр өчен иҗат иткән “Дюймовочка”, “Патшаның яңа киеме”, “Борчак өстендәге принцесса” әкиятләрен кычкырып укылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар әйттеләр. Ахырдан балалар Г.Х.Андерсынның әкиятеннән пазл төзеделәр.
Хөрмәтле беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре! Россиядә беренче сыйныф укучыларын мәктәпләргә кабул итү тәртибе үзгәрде. 2021 елдан беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче чиратта кабул итү хокукы булган балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар бирү агымдагы елның 1 апреленнән башланачак һәм 30 июнендә төгәлләнәчәк. Беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен кабул итү 6 июльдән, буш урыннар тулганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча башлана.
Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирелә.
Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Сауш авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф китап укучылары белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына танып-белү сәгате үткәрде. Катнашучылар кошлар турында презентация карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребус-красвордлар чиштеләр. Шулай ук “Безнең канатлы дусларыбыз” темасына рәсем конкурсы оештырылды, соңыннан нәтиҗә ясап, җиңүчеләр билгеләнде.
Пушкин картасы булган укучылар һәм студентлар төрле мәдәни чараларда катнаша ала.
2 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге проектка кушылдылар һәм “Мәдәни чараларны ничек алып барырга?” дигән темага мастер-класс үткәрделәр. Алар иҗади карьераны нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләделәр. Катнашучылар “Бәйрәмгә ничек әзерләнергә?”, “Мәдәни чараны ничек үткәрергә” дигән сорауларга җавап эзләделәр. Сценарийны язу серләрен ачыкладылар.
Бүген уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Валимухаметова Инна Геннадьевна куркынычсызлык кагыйдәләре буенча “Бала һәм ут” темасына әңгәмә үткәрде. Тәрбияче балалар белән ут һәм электр приборлары белән уйнаганда пожар чыгу куркынычы булуын аңлаштылар. Пожар чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды.