Пушкин картасы - илебез яшьләре дәүләт хисабына төрле мәдәни чараларга йөри ала торган проект

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Пушкин картасы булган укучылар һәм студентлар  төрле мәдәни чараларда катнаша ала.

2 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге  проектка кушылдылар һәм “Мәдәни чараларны ничек алып барырга?” дигән темага мастер-класс үткәрделәр. Алар иҗади карьераны нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләделәр. Катнашучылар  “Бәйрәмгә ничек әзерләнергә?”, “Мәдәни чараны ничек үткәрергә” дигән сорауларга җавап эзләделәр. Сценарийны язу серләрен ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International