ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

17 нче март   көнне Арча шәһәрендә  XXII нче Республика күләм «Созвездие – Йолдызлык -2022» дип исемләнгән яшьләр телевизион фестиваленең зона туры булып узды. Анда Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» бию коллективы (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы) катнашты.

16 март көнне өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф.Г. “Үткән материалларны квест дәрес формасында ныгыту” темасына семинар дәрес үткәрде. Семинар дәрес Теләче урта мәктәбе базасында, “Паутинка” түгәрәгенә йөрүче беренче сыйныф укучылары белән уздырылды. Семинарның икенче яртысында Галимзянова Ф.Г. өстәмә белем бирү педагоглары өчен  брошка ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

18 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларның сәяси үзаңын, патриотизм хисләрен үстерү максатыннан Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. Тарих укытучысы Хөсәенова Р.Г. балаларга Кырым кушылуның тарихи һәм сәяси әһәмиятен аңлатты, балаларның сорауларына җавап бирде

2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Кырым һәм Севастопольне Россия Федерациясе составына кабул итү турында дәүләтара шартнамәгә кул куйды, аның нигезендә Россия составында ике яңа субъект – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре барлыкка килә. Килешү юридик көчне кабул итү датасыннан (ратификация) 21 мартта үз көченә керде. Бу вакыйга яңа Россия тарихында мөһим әһәмияткә ия.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләре буенча «Үз тормышыңны сакла! (юлларда куркынычлык)» сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең төп максатлары:укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү; балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен активлаштыру, игътибарны, зирәклекне үстерү; балаларда юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, урамда, юлда укучыларның үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен тәрбияләү. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча кызыклы фактлар, тарихи мәгълуматлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

17 март көнне Арча шәһәрендә “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең зона этабы үтте. Анда безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да чыгыш ясады .

18 март көнне, Татарстан Республикасы Теләче районы прокуроры урынбасары Рәшит Ахунов район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова беләк берлектә ZOOM аша мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, сыйныф җитәкчеләре һәм район мәгариф учреждениеләренең өлкән сыйныф җитәкчеләре өчен лекция үткәрде.

18 март көнне Татарстан Республикасы Теләче районы прокуроры урынбасары Р.И. Ахунов коррупция темасына онлайн-лекция белән чыгыш ясады. Бу очрашуда шулай ук Олы Мишә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары да катнашты. Онлайн-лекция "Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә" дигән темага багышланды.

16 марта 2022 года ведущим специалистом-экспертом Арского ТО Госалкогольинспекции Республики Татарстан Ириной Галимовой для людей преклонного возраста и для сотрудников библиотеки в МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека» Тюлячинского района была организована  лекция  по вопросам защиты прав потребителей и на тему: «Справедливые цифровые финансовые услуги».  

Бүген Шәдке балалар бакчасының  уртанчылар  төркемендә  " Агачлар безнең дуслар"дигән темага әнгәмә үтте. Балалар агачларның дөньяда иң зур үсемлек икәнлеген белделәр. Агачларның начар һаваны йотып, кислород бүлеп чыгаруын, агачтан алган материалдан тормышта куллана торган әйберләрне күреп белделәр. Балалар әңгәмә барышында агачларны сакларга  һәм куберәк яңа үсентеләр утыртырга кирәклеген аңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International