ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Цифрлаштыру – бүгенге заманның аерылгысыз өлеше булса да, икенче яктан безнең өчен чагыштырмача яңа күренеш. Шул уңайдан 17 март көнне компьютер белеме нигезләренә төшенергә теләүче өлкәннәр китапханәгә җыелды. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Компьютер серләрен өйрәнәбез” дигән исем астында аларга  дәрес үткәрделәр.  Катнашучылар  файл ачарга,  хәреф җыярга һәм файлны саклап куярга өйрәнде һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Өлкәннәребезне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре ел дәвамында үткәреләчәк.

Шул уңайдан МБГББУ – Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2-8 сыйныфларда әлеге вакыйгага багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгате тынычлык  турында «Родина» җыры белән тәмамланды.

Халык сәнгате һәм Рәсәй халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан, 16 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Сердәш” клубына йөрүчеләр белән “Халкыбыз мирасы мәңгелек” дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар төрле халыкларның гореф-гадәтләре сакланган әкиятләрне,  мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Әби-бабайлар яшәгән чорга кайтып, шул вакытларның җылысын тойдылар, борынгы, шулай да бүгенге көнгәчә сакланып калган  “Түбәтәй”, “ Капкалы”, Йөзек салыш” кебек татар халык уеннарын уйнап яшь вакытларын искә төшерделәр.

Уведомление о проведении общественных обсуждений предварительных материалов оценки воздействия на окружающую среду по объекту государственной экологической экспертизы «Проект Указа Президента Республики Татарстан «Об утверждении лимита добычи охотничьих ресурсов на территории Республики Татарстан на период с 1 августа 2022 года до 1 августа 2023 года» с материалами, обосновывающими лимит и квоты добычи лосей, косуль сибирских, оленей благородных, рысей и барсуков на период с 1 августа 2022 года до 1 августа 2023 года на территории Республики Татарстан»

20 март көнне районыбыз авылларында, шул исәптән район үзәге Теләчедә дә Нәүрүз бәйрәме гөрләде.

 19 март Караширмә авылы клубы каршында Нәүрүзбикәне каршы алу кичәсе булып узды. Кичә концерт номеры, уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан плов, кайнар чәй, коймак булдырылды.

Нәүрүз-язгы көн белән төн тигезләшү һәм яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме. Бу бәйрәмгә Сауш мәдәният йортында зур программа әзерләнгән. 

 

19 мартта Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре  «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле балалар бәйрәме оештырды. 

19 март көнне Айдар авылы мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы,  Теләчеинформ  командасы, шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә  оештырылды. 

Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичә уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International