ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

17 март көнне Субаш авыл клубында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында "Халык традицияләрен саклыйбыз"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Шулай ук чарада катнашучыларны халык җырлары белән таныштырдылар һәм керәшеннәрнең халык биюләрен башкару үзенчәлекләре буенча мастер-класс үткәрделәр. 

16 март көнне  Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда цифрлашу елы уңаеннан “Цифрлаштыруның заманча тенденциялары” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелделәр. 

17нче март көнне Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Республикабызда баручы цифрлаштыру елы уңаеннан “Заман белән бер дулкында” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 

 

17 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Компьютерга өйрәнәбез” дигән исем астында өлкәннәрне компьютерга өйрәтү буенча дәрес үткәрделәр.

  

16 март көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге» дип исемләнгән чара оештырды. 

 

15 март көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләр булуы турында сөйләделәр.

16 март көнне Караширмә авылы клубында Коррупциягә каршы көрәш турында әңгәмә үткәрелде.

16 март көнне Лесной авылы клубында "Төп кыйммәт-кеше тормышы"дигән тәрбия чарасы үткәрелде. 

16 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма” исемле темага интеллектуаль уен үткәрелде. 

15нче мартта Баландыш мәдәният йортында берләшмәләргә йөрүче балалар өчен “Дөнья түгәрәк дуслар булганда” дип исемләнгән чара оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International