ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

19 март көнне Айдар авылы мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы,  Теләчеинформ  командасы, шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә  оештырылды. 

Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичә уздырды.

 

 Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы  кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән 20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Кошларым, кошкайларым”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. 

18 март көнне Айдар авыл мәдәният йортында коррупциягә каршы көрәш уңаеннан дискотека алдыннан  “Коррупция-СТОП!” дип исемләнгән тематик әңгәмә һәм рәсем конкурсы уздырылды.  

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм әйлән-тирә мөхитне саклауга җәлеп итү максатыннан Максабаш мәдәният йортында 14 - 20 март аралыгында "Сыерчыкка бүләгем" дип исемләнгәнакция уздырылды. Акция барышында балалар әтиләре, абыйлары белән берлектә канатлы дусларына берсеннән-берсе матур оялар ясап элделәр.

 

2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан 20 мартта  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар өенә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Алар берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылының тыл ветераны Флера Минһаҗевада кунакта булдылар. 

 

19 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында төрле яшьтәге мәктәп балалары арасында шахмат һәм шашка ярышлары булып үтте. Бугенге  чараның төп максаты - балаларда бу төр  өстәл  уеннарына кызыксыну уяту. Бәйгедә  катнашучылар саны аз булса да, уен бик оешкан төстә үтте. Бу төр уеннар традицион  рәвештә авыл клубында ел да үткәрелә һәм балалар бик теләп катнашалар. Үткәрелгән чара укучы балаларга күтәренке кәеф бүләк итте.

19 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  “Сихри су көне” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. 

 

17 март конне Сауш авылы  мәдәният йортында "Витаминнар иле" темасына сәламәт яшәү рәвеше чарасы узды. Төрле яшьтәге ханымнар табиб-терапевт белән очрашты. 

17-19 март көннәрендә Арчада «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә 3 көн дәвамында Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнарыннан яшь артистлар чыгыш ясады.  Районыбызның талантлы балалары да  Арча мәдәният йортында сәхнә түрен балкытты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International