ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

Утның  куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында балаларга  әти-әни өйдә,ә балалар бакчасында тәрбияче сөйләргә тиеш. Бүген,безнең Лесной балалар бакчасында “Ут белән шаярма” дигән темага әңгәмә булды. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген әйтте.

16 нчы март көнне мәктәптә "Квант дөньясы" дигән темага чираттагы саннар дәресе узды. Дәресне химия укытучысы Сөнгатуллин М.М. үткәрде. Бу дәрестә сүз квант физикасы  турында барды. Ул нәрсә белән кызыклы һәм ни өчен классик физикадан аерыла? Квант  компьютеры ни өчен кирәк? Ул ничек эшли һәм кешегә нинди файда китерә? Квант технологияләрен үстерү ярдәмендә киләчәктә нинди һөнәрләр барлыкка киләчәк? Бу дәрестә укучылар барлык сорауларга да җаваплар таптылар.

Шәүкәт Биктимеров исемендәге "Әлмәндәр варислары" Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесендә Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр төркеме “Драма театры” номинациясендә беренче дәрәҗәдәге лауреат, "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә Кәримов Сәид өченче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.  Без укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

13 март көнне Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы укучылары арасында  авиамодельләштерү буенча “Импульс – 2022” дип аталган ачык ярышлар булып үтте. Үзәк урта мәктәбе укучылары Шаронов Владислав, Туразода Сайидмуаммар, Чернов Вячеслав ярышларда катнаштылар. Укучылар самолет очыртырга тиешләр иде. Очышның ераклыгы һәм вакыты бәяләнде. Җитәкчеләре – Нуретдинов Руслан Рәис улы

16 март көнне башлангыч сыйныф укытучысы Мохтарова Гөлнур Тимирбаевна 1 нче сыйныф укучылары арасында "Әлифба бәйрәме" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Балалар, әкият геройлары булып киенеп, концерт күрсәттеләр. Әлеге чара барышында балалар үзләренең ижади мөмкинлекләрен ачтылар һәм тормышта ашырдылар. Алар шулай ук яшьтәшләре белән аралаша һәм хезмәттәшлек итә белүләрен күрсәттеләр. Чара хезмәттәшлек атмосферасында узды һәм башлангыч сыйныф укытучысы Мохтарова Г. Т. эшенең югары нәтижәлелеген күрсәтте.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәве - балалар гаепле булып кала торган янгыннарның төп сәбәпләренең берсе. Аны җиңү өчен билгеле бер белемнәр һәм күнекмәләр кирәк.

15 март көнне Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре (Шарафиева Д.Р) белән берлектә мәркәзебез Казан шәһәренең Г.Кариев театрында М.Әмирнең “Озын-озак балачак” спектаклен тамаша кылдылар. Укучылар бу чараны карап бик канәгать булып кайттылар.

16 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары "Дулкын" бассейнына барды. Бассейн хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршылады, аларга куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрде. Укучылар суда рәхәтләнеп йөзделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар, уңай энергия тупладылар. Алар киләчәктә дә бассейнга барырга теләкләрен белдерделәр. 

15 мартта Олы Мишә урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Габдрахманова Гузель Габдулхаевна Алан урта мәктәбе нигезендә узган семинарда катнашты. Семинар "Инглиз теле дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру механизмы буларак, заманча педагогик технологияләр" темасына багышланды.

15 март көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләр булуы турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International