ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

15 нче март көнне Саба муниципаль районының  МБГУ «Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты» базасында өстәмә белем бирү педагоглары өчен стажировка булып узды. Әлеге стажировкада Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Солонцов М.А. катнашты. 

Чарага “Мирасы халык күңелендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар   язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. “Алмачуар”,  “Табигать балалары” әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм аның буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Тимераякта шуу бер үк вакытта барлык яшьтәге балалар өчен дә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнүнең менә дигән ысулы булып тора. 15нче март көнне Теләче "Арена" боз сарае үз бозында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә шуу мөмкинлеген бирде. Кайбер балалар бозга беренче тапкыр чыкты, аларга тимераякта беренче адымнарын ясарга тәҗрибәле тренер Җәләлиев Р.Ф. ярдәм күрсәтте. Бозда шуудан балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, ә иң мөһиме-сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартылуга беренче адымнарын ясадылар.

2022 елның 18 мартында 13.00 сәгатьтә Теләче урта мәктәбе базасында (ППЭ 5001) "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясен оештыру һәм үткәрү планлаштырыла. "Математика" предметы буенча ата-аналар арасында БДИ тапшыру планлаштырыла.

14-15 мартта «Батыр» спорткомплексында 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы узды. Ярышларда Теләче, Кукмара, Биектау, Байлар Сабасы, Арча, Питрәч командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны яуладылар, шуның белән үзләренә финалга юллама бирделәр. Финал 2022 елның 4-5 апрелендә Болгар шәһәрендә узачак. Команданың җитәкчесе-И. К. Нәҗметдинов

Шул уңайдан илебездә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен, төрле милләт вәкилләренең мәдәни үзенчәлеген саклауга быел аеруча зур игътибар бирелә. Алан авылы китапханәсендә укучыларда мәдәни мираска мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, “Ак калфаклы милләтемнең күңел хәзинәләре”дип исемләнгән әдәби күргәзмә әзерләнде. Ул ай саен яңартылып, ел дәвамында укучыларга тәкъдим ителәчәк.

Инглиз теле укытучысы Исмайылова Алия Ислам кызы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 4 нче сыйныфта ачык дәрес күрсәткәннән соң, мастер-класс үткәрелде.

14 нче март  көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында“Татар егете” бәйгесе узды.  10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллин Илмир безнең Олы Мишә урта мәктәбебезнең данын яклады һәм “Иң иҗади егет”  номинациясендә җиңү яулады. Илмирга алга таба да уңышлар телибез.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 15 март көнне китапханәче Гөлфия Мөхәммәтшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылында хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

Егетләр “Үз-үзеңне тәкъдим ит”, “Интеллектуаль белем” һәм “Иҗади бәйге” кебек биремнәр буенча көч сынаштылар.   Әлеге бәйгедә ,Олы Нырсы урта мәктәбе данын яклап, безнең укучыбыз Мөхәмәтҗанов Әмир катнашты. Ул районның “Татар егете-2022” исеменә лаек булды. Әмиргә бу дәрәҗәле җиңүгә ирешүдә укучыларның иҗади төркеме ярдәме дә зур булды (җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мубинова Г.Г.).Әмирне җиңүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә зур уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International