Баландыш авыл китапханәсендә 12 нче март көнне цифрлаштыру елы уңаеннан өлкәннәр белән “Интернет: аның уңай һәм тискәре яклары” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды.
Каен һәм нарат бөреләре борынгыдан күптөрле авыруларны дәвалаганда файдаланыла. Бөреләрен җыю өчен иң кулай вакыт- март, апрель айлары. Кече Кибәхуҗа мәктәбендә март башыннан бөре җыю акциясе игълан ителде. Эшне башлар алдыннан сыйныф җитәкчеләре укучыларга бөре җыю тәртибен яхшылап аңлаттылар һәм табигатькә сак караш кирәклеге турында искәрттеләр. 4-8 сыйныф укучылары бу эштә аеруча активлык күрсәтте. Бөре җыю дәвам иә.
14 нче март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында“Татар егете” бәйгесе узды. 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллин Илмир безнең мәктәбебезнең данын яклады һәм “Иң иҗади егет” номинациясендә җиңү яулады. Илмирга алга таба да уңышлар телибез.
Күренекле язучы һәм галим, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулды. Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә иҗат иткән әдипләр — Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, М.Фәйзиләр белән бергә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче балаларны татар халкының орнаментлары белән таныштыру дәвам ителә. Шул уңайдан тәрбиячеләр балалар белән берлектә татар халкының милли киемнәрен , татар орнаментлары белән бизәделәр. Эш барышында балалар бик теләп халык орнаментлары белән танышуны дәвам иттеләр, бизәкләр төрлелегенә сокландылар.
16 мартта район мәдәният йортында ветеран үзешчән башкаручылар арасында "Балкыш" VII республика фестиваленә район куләмендә икенче сайлап алу туры узды
20 март көнне 11 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме узачак. Чарага рәхим итегез!
15 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" район фестиваль-конкурсының сайлап алу туры узды
Ярышларда Теләче, Кукмара, Биектау, Байлар Сабасы, Арча, Питрәч командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны яуладылар, шуның белән үзләренә финалга юллама бирделәр. Финал 2022 елның 4-5 апрелендә Болгар шәһәрендә узачак. Команданың җитәкчесе-И. К. Нәҗметдинов
«Һәр канатлы дуска бер оя» акциясенең максаты- балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү булып санала. Ә иң мөһиме әлеге чаралар аша балаларда туган якларына карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләнә. Агымдагы елда бакчабызга йөрүче балаларның әти- әниләре ярдәме белән 6 сыерчык оясы ясалып, үз өйләре янында үсүче агачларга, өй кыекларына урнаштырылды. Сыерчыклар кайтып, аларның сайрауларын тыңларга, оя сайлауларын, җим ташуларын күзәтергә, сөенергә язсын иде балаларыбызга.