ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

11 март көнне Теләче  урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар  конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста    21 укучы көч сынашты.

Март ае танылган якташ язучыларыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Рашат Низамиларның  туган көннәре белән истәлекле. Әлеге уңайдан 10 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Якташларыбыз иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.  Сәүдә үзәгендәге китап укучыларга язучыларның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып, әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Якташларыбыз үзләренең иҗатлары аша  туган телебезне, туган җиребезне,  халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтә.

2022 нче елның 10 нчы мартында Теләче муниципаль районының 11 нче сыйныф укучылары БДИ тапшырды.

11 марта 2022 года в МБОУ-Узякской средней общеобразовательной школе Тюлячинского муниципального района состоялся муниципальный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика – 2022».

Тәрбияче һәр һөнәр иясенең кирәкле икәнен аңлатты. Балалар  бүген пешекче һөнәре белән таныштылар. Пешекче балаларга аш-су пешергәндә чисталык булырга тиешлеген әйтте. Балалар аш пешерү тәртибен өйрәнде. Аннары үзләре кызыксынган сорауларны  бирделәр. Балаларга  пешекче һөнәре бик ошады. Һәр бала пешекчегә рәхмәт әйтеп баш иде. Чөнки һәр көнне кулга тотып ашаган икмәгебез, алар пешергән ризык.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары "Мин - тикшерүче" проектлар һәм тикшеренү эшләре конкурсында призлы урыннар яулады. "Кеше турында белем" юнәлешендә Кәримов С., Сибгатуллин И. беренче, Гайфуллина З. өченче урын яулады. "Төгәл фәннәр" юнәлешендә 1 сыйныф укучысы Шакиров А. өченче урынга лаек булды. Призерлар һәм аларны конкурска әзерләгән укытучыларны котлыйбыз, аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.

8 нче март көнне Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанова Фәния Габделхак кызы, Набиулллина Рафилә Рафил кызы, Шаипова Раъно Исам кызы һәм Хазиева Айсылу Халит кызы тарафыннан “Туган авыл” күнел ачу комплексында Донецк Халык республикасыннан килеп, Казанның “Нихама” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балаларга һәм аларның әниләренә мастер-класс оештырдылар. Мастер-класста балалар әниләренә бүләкләр ясадылар. Мастер-класс бик җанлы узды.

11 март көнне Үзәк  урта мәктәбе базасында "Тере классика" Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының район этабы узды . Конкурста Баландыш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Галләмов Мурат катнашты һәм матур чыгыш  ясады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 25 мартындагы 165 номерлы карары белән расланган 2021-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясен тормышка ашыру чаралары  кысаларында Олы Нырсы урта мәктәбендә каен һәм нарат бөреләре җыю бара. Витаминнарга, микроэлементларга, кирәкле химик кушылмаларга, эфир майларына бай булган файдалы чимал алу өчен аның өлгерүен көтәргә кирәк.

9нчы март көнне Баландыш мәдәният йортында, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин җитәкчелегендә һәм Татарстан республикасының “Наз” хәйрия фонды белән берлектә, “Хатын-кыз – милләтнең җаны” дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге чара үзләренең тормыш юлларын авыр хезмәткә багышлаган, язмышның төрле сынауларын кичергән гүзәл затларыбызны зурлау һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан үткәрелде.Без китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре чәй табыны һәм концерт әзерләдек. Бәйрәмдә районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилван улы да катнаштылар. “Наз” хәйрия фонды җитәкчесе Сайфутдинова Нурания Фердобаевна гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International