Олы Тиләҗе авыл клубында яшьләр белән "Наркотикларсыз тормыш, сәламәт тормышны сайла" дигән темага әңгәмә үткәрелде
13 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Авылымның айлы кичләре" дип исемләнгән чара утте.
2022 ел - Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы
Авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясалып җинүчеләр билгеләнде
Авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре арасында республикакүләм конкурска нәтиҗә ясалды
11 март көнне Айдар авыл мәдәният йорты фойесында "Татар биюе"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде
11 март көнне 2004 елгы һәм аннан да кечерәк кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 7 команда катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
10 нчы март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-11 нче сыйныф укучылары белән ИТ өлкәсендәге заманча казанышлар, кеше алдында ачыла торган заманча мөмкинлекләр турында фикер алыштык. Балаларга ИТ-технологияләрне, компьютер грамоталылыгын белү кирәклеге турында аңлаттык. Заманча һөнәрләр турында сөйләштек. 8-11 нче сыйныф укучылары агитацион роликлар да карадылар.
9 март көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Хатын-кызлар табыннарының бизәге, җирдә булган бөтен ямьнең үзәге" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Әлеге чарага уллары Россия армиясе сафларында хезмәт итүче егетләрнең әниләре һәм «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүче ханымнар чакырылган иде. Чәй табыны янында оештырылган бәйрәмдә Юныс Әхмәтҗановның “Татар халык ашлары” китабына күзәтү үткәрелде. Чакырылган кунаклар китаптагы рецеплар, файдалы киңәшләр белән таныштылар.
11 март көнне Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең спартакиадасын исәпкә алып (3 төркем) чаңгы ярышлары узды. Ярышлар йомгаклары буенча Теләче районы командасы 2 урынны яулады.