2022 ел - Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 13 март көнне “Милли горурлык милли бизәкләр аша”дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә чиккән сөлгеләрдән эшләнде. Борынгы заманнарда әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләп сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне тапшырганнар. Күргәзмәнең максаты: укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру, милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау иде.