Әлеге сугышта күп кенә якташларыбыз катнашты, ә шуларның берсе - Ксенофонтов Александр Кузьмич. Пулеметчикның каһарманлыгы турында рәсми документтан: «В бою… 12 марта товарищ Ксенофонтов один под сильным огнем противника вынес на себе пулемет вперед пехоты и уничтожил огневые точки противника, дав возможность пехоте продвинуться дальше». Бу Ксенофонтов тормышында һәм Финляндиядә Казан дивизиясе частьләренең Сугыш тарихында соңгы көрәш була.
Кечкенәдән юл хәрәкәте иминлеге нигезләре кагыйдәләрен белү, күп кенә бәла-казалардан саклап калырга мөмкин. Дөрес, укучылар инде балалар бакчасыннан ук юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә. Әлеге уңайдан Баландыш төп мәктәбендә дә төрледән-төрле чаралар еш үтеп тора. Мисалга бүген мәктәптә “Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырылды. Чарада ДБУның Саба районы бүлеге начальнигы Ягафарова Гузель Назифовна үтемле итеп чыгыш ясады.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 13 март көнне “Милли горурлык милли бизәкләр аша” дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә чиккән сөлгеләрдән эшләнде. Борынгы заманнарда әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләп сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне тапшырганнар. Күргәзмәнең максаты: укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру, милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау иде
2022 нче елның 14 нче мартында Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбендә « Татар егете -2022»район конкурсы булып узды. Безнең тәрбияләнүче Галимбәков Камил конферансье номинациясендә актив катнашты. Тагын Ул Р.Миңнуллинның «Мин татар малае»шигырен сөйләде.
12 март - татар әдәбияты классигы, язучы, публицист Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарның бөек әдибе һәм тел галиме” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Китап яратучы укучылар киң колачлы язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Г.Ибраһимов иҗаты бер Татарстанда гына түгел, башка халыклар арасында да мәхәббәт казанды. Аның әсәрләре рус, украин, азербайҗан, башкорт, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш һ.б. телләргә тәрҗемә ителделәр.
Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. «Кеше белеме» юнәлеше буенчаИске Җөри урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Вахитова Самира (укытучысы Бәдриева Наилә Ринат кызы) 3 урынны яулады һәм мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.
9класстан 3 укучы географиядән, 2 укучы җәмгыять белеменнән, 2 укучы биологиядән , 11 класстан 1 укучы җәмгыять белеменнән үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Нәтиҗәләренең уңышлы булуын теләп калабыз.
11 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район күләмендә уздырылган конкурсларда катнаштылар. Укучыларыбыз үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Призлы урыннар алып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Без укучыларыбызның уңышларына куанабыз. Афәрин!
11 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гыйльметдинова Мәдинә кече яшьтәге мәктәп укучыларының «Мин - эзләнүче» дип исемләнгән тикшеренү һәм проект эшләренең район конкурсында катнашты. «Кеше белеме» юнәлеше буенча Мәдинә 1 урынны яулады. Укучыны башлангыч сыйныф укытучысы Шогаепова Р.Р. әзерләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
11 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенннән 3 укучы катнашты.