11 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Сәламәтлек көне" уздырылды. Пандемия чорында сәламәтлекне ныгыту зур игътибар таләп итә. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары да актив катнашты, сәламәт яшәү рәвеше буенча практик белемнәр туплады. Сәламәтлек көне барыбызга да яхшы кәеф алып килде.
Хезмәт тәрбиясе- үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларының берсе.Тәрбияче Нурисламова Р.Р. тарафыннан хезмәт тәрбиясе бирү буенча даими эш алып барыла.Хезмәт тәрбиясе балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтә, кешенең хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, балаларны башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә өйрәтә.Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта,төрле яклап кызыксынучанлыклары киңәя.Балалар белән бергәләшеп эшләү,кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау-бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.
Язның беренче бәйрәме 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Җөри авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре “Кызлар-йолдызлар” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Гүзәл затлар “Яз гөлләре” һәм “Шаян йолдызлар” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Аларны һәм барлык хатын-кызларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков котлады. Кичә матур җырлар, күңелле уеннар, биюләр белән үрелеп барды.
6 март көнне, Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам иттереп, халкыбызның үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү, үзара дуслык, бердәмлек сыйфатларын ныгыту максатыннан "Без бәләкәй чакларда..." дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә төрле берләшмәгә йөрүче балалар 8 март бәйрәме уңаеннан үзләренең иң якын кешеләре - дәү әниләренә җыр-биюләрен бүләк иттеләр, ә икенче өлешендә дәү әниләребез үзләренең балачакта, яшьлек елларында яратып уйнаган уеннарын, йолаларын күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында борынгы җырлар, такмаклар белән тәмамланды.
Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Бу гадәти сүзләр, бигрәк тә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә актуальлекне югалтмый.
Бүген Шәдке балалар бакчасында, балалар тәрбияче апалары белән “Юлда сак бул, бызлавык” темасына презинтация карадылар. Ахырда тәрбияче Касимова Г.С. балаларны бозлавык вакытында, урамда йөргәндә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалрга юлда һәм уйнаганда бик сак булырга, авыр вакытта бер-береңә булышырга кирәклеге аңлатылды.
Бу көннәрдә безнең Олы Мишә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр " Экологлар - табигать дуслары һәм сакчылары!» дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашу өчен рәсемнәр ясадылар.
8 нче март көнне Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанова Фәния Габделхак кызы, Набиулллина Рафилә Рафил кызы, Шаипова Раъно Исам кызы һәм Хазиева Айсылу Халит кызы тарафыннан “Туган авыл” күнел ачу комплексында Донецк Халык республикасыннан килеп, Казанның “Нихама” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балаларга һәм аларның әниләренә мастер-класс оештырдылар. Мастер-класста балалар әниләренә бүләкләр ясадылар. Мастер-класс бик җанлы узды.
5 март көне “Батыр” спорт комплексында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында шәхси эшмәкәр Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына волейбол буенча ачык районара турнир булып үтте. Ярышларда барлыгы 5 команда катнашты: Әтнә, Биектау, Кукмара, Теләче, Шәтке.
Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче наркомания турында кыскача аңлатма бирде. Ул укучыларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында сөйләде. Укучылар исә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.