" Экологлар - табигать дуслары һәм сакчылары!»

2022 елның 11 марты, җомга

Бу көннәрдә безнең Олы Мишә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр " Экологлар - табигать дуслары һәм сакчылары!» дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашу өчен рәсемнәр ясадылар.  Конкурсның төп максаты: балаларда табигатькә, хайваннарга һәм үсемлекләр дөньясына карата уңай караш тәрбияләү; балада туган як табигатен саклау һәм коткару кирәклеген аңлау; гомуми күзаллауларны киңәйтү, баланың иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү һ. б. Рәсемдә әкият геройларын, дуслар һәм табигатьне саклаучылар буларак тасвирларга кирәк иде.  Шулай ук, экологларның табигать турында кайгыртучанлыгын, теге яки бу ситуациядә ничек ярдәм итүләрен күрсәтергә. Балалар әти-әниләре һәм тәрбияче апалары белән берлектә бәйгедә бик теләп катнаштылар. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ни рәвешле саклап калуларын, җәнлекләргә, кошларга  ничек булышуларын,  агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утыртуларын, бакчада эшләүләрен һ. б. сурәткә төшерделәр.  Шуңа күрә рәсемнәр  бик матур һәм эчтәлекле килеп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International