"Без бәләкәй чакларда..."

2022 елның 11 марты, җомга

6 март көнне, Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан  укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам иттереп, халкыбызның үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү,  сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү, үзара дуслык, бердәмлек сыйфатларын ныгыту максатыннан "Без бәләкәй чакларда..." дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә төрле берләшмәгә йөрүче балалар 8 март бәйрәме уңаеннан үзләренең иң якын кешеләре - дәү әниләренә җыр-биюләрен бүләк иттеләр, ә икенче өлешендә дәү әниләребез үзләренең балачакта, яшьлек елларында яратып уйнаган уеннарын, йолаларын күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында борынгы җырлар, такмаклар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International