5 март көне “Батыр” спорт комплексында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында шәхси эшмәкәр Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына волейбол буенча ачык районара турнир булып үтте. Ярышларда барлыгы 5 команда катнашты: Әтнә, Биектау, Кукмара, Теләче, Шәтке.
Гомумкоманда урыннары:
1урында –Кукмара
2 урында-Теләче
3 урында-Шәтке
4 урында-Биектау
5 урында-Әтнә
1 урын яулалган командага Кубок, бөтен призёрларга диплом, медаль һәм шәхси эшмәкәр әзерләгән призлар тапшырылды.