ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала. Шул уңайдан 12 гыйнвар көнне Әбде авыл китапханәсендә «Музей һәм балалар» дип исемләнгән чара үткәрелде Чара барышында балалар халкыбызның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән танышты, туган як тарихы турында белемнәрен тирәнәйтте.

Ямбулат авылы китапханәсендә «Эгэр мин тылсымчы       булсам» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде

Бу бик мөһим бәйрәм, аның максаты - дәүләт дәрәҗәсендә дә, бөтен дөнья дәрәҗәсендә табигатьне саклау кирәклеген искә төшерү. Бу көнне Шармыш авылы китапханәчесе яшьләрне "Табигать хәзинәләре" дип исемләнгән экскурсиясенә чакырды. Укучылар чаңгыга басып табигатькә чыгып китте. Россия һәм Татарстанның тыюлыкларын искә төшерделәр.

Халык шагыйре Ә.Атнабаевка 94 яшь тулу уңаеннан игълан ителгән бәйгедә катнашып, Олы Нырсы авыл китапханәсе “Иң актив” китапханә исеменә лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.

Могҗизаларга бай булган бу бәйрәмне алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып , “Кыш бабай кунакка дәшә!” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты.Уеннар, күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе - болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!

Сауш авылы китапханәсендә балалар  шагыйре, язучы Рафис Корбанның  туган көне уңаеннан “Тылсымлы шигърият дөньясы” темасына китап  күргәзмәсе куелып, әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә китап укучылар анын тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә китап укучы һәм биюгә йөрүче балалар белән таудан чана шууны оештырдылар. Ярышып чана шуып, төрле спорт уеннары уйнаганнан соң, тәм-томнар һәм учакта кайнаган чәй белән сыйландылар.

Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Яңа ел викторинасы" оештырылды. Балаларга кышкы бәйрәмнәр, әкиятләр темасы буенча сораулар тәкьдим ителде. Әдәби бәйгеләрдә һәм күңелле уеннарда балалар көч сынаштылар.

Балаларның кышкы каникул чорын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан,  Казаклар авылы китапханәсендә “Китаплар сараенда яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән әкият сәхнәләштерелде. Балалар төрле кызыклы уеннарда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм чарасы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Һәр елны без ул бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтәбез. Еш кына ул могҗизалар тормышка да аша.  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  балалар өчен Яңа ел лотереясы уйнаттылар. Бу чара “Бәхет кемгә елмая” дип исемләнде. Балаларга 160 лотерея ясалган иде, аның һәркайсы да отышлы иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International